Яңалыклар


Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасында яшәүче татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасында яшәүче татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты. Очрашу Прагада («Марриотт» отендә) узды.

Искә төшерик, Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасына (2013 елның 14-16 апреле) эш визиты белән барды.

Чехиядә татар община - Европада иң яшь һәм оештырылып кына килүче диаспораларның берсе. Бөтендөнья татар конгрессы мәгълүматлары буенча бүгенге күндә Чехиядә 300 татар яши. Шулай да Прага татарларына иҗтимагый активлык хас. Әйтик, 2002 елдан башлап монда татар милли бәйрәме Сабантуй уздырыла, "Европа татарлары" яшьләр хәрәкәте белән берлектә эшләп килүче Чехия татарларының яшьләр хәрәкәте активлашты. ТР сәүдә-икътисадый вәкиллеге ярдәмендә Чехиядә түләүсез татар телен өйрәнүнең ял көнге курслары ачылды. Чехия татарларының планнарында - үз милли-мәдәни җәмгыятьләрен оештыру һәм теркәү.

Бүген Чехиядә яшәүче татар диаспорасы вәкилләре белән очрашу барышында, Рөстәм Миңнеханов төрле проектлар турында сөйләде: «ТНВ-Планета» проекты, Интернет челтәре аша on-line татар телен өйрәнү проекты «Ана Теле» һәм башкалар. Гомумән бу бөтен дөнья татарларын берләштерергә мөмкинлек бирә, туган телне, гореф-гадәтләрне сакларга ярдәм итә, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Сабантуй бәйрәмендә катнашу да, ялгы татар теле мәктәбенә йөрү дә - болар барысы да татар телендә аралашу өчен, милләтәшләр белән аралашу өчен яхшы сәбәп. «Бу халыкны берләштерә, - дип әйтте ул. - Бүгенге көндә 30 процент татар гына Татарстанда яши, калганнары читтә, Россиянең башка регионнарында, чит илләрдә яшиләр. Алар барысы да туган илләреннән еракта яшәүчеләр татар телен өйрәнә алалар, татар мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә тартылалар. Әгәр дә кеше туган телен белми икән, ул әле татар түгел дип әйтеп булмый».

Татар диаспорасы вәкиле, "Азатлык" ("Свобода") радиостанциясенең татар-башкорт редакциясе директоры Рим Гыйлфанов үз чиратында Чехиядә яшәүче татарлар Татарстан Республикасында ашырыла торган проектларны, икътисад өлкәсендә булган уңышларын кызыксынып күзәтәләр. Ул шулай ук Чехия татарларының "Рубин", "Ак барс" спорт командаларының актив җанатарлары икәнен әйтеп үтте. Без халкыбыз гореф-гадәтләрен, татар телен һәм мәдәни бәйләнешләрне сакларга тырышабыз, дип ассызыклады ул. Рим Гыйлфанов Рөстәм Миңнехановка истәлеккә "Азатлык" ("Свобода") радиосы символын бүләк итте.

Рөстәм Миңнеханов Чехия диаспорасының актив әгъзаларына Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды: Прага дәүләт операсы солисткасына Галия Ибраһимовага Татарстан Республикасы халык артисткасы исеме бирелде, эшмәкәр Максим Хамәткә Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте тапшырылды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте

15.04.2013




Шулай ук кара

Яңалыклар



Фоторепортажлар